Квалификация күтәрү курслары башланды

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «Эпизоотология, профилактика, лаборатор диагностиканың заманча ысуллары һәм дуңгызларның африка чумасы, шулай ук дуңгызларның башка йогышлы авырулары белән көрәш чаралары»темасына квалификация күтәрү курслары башланды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыгуллин курста катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлы укуларын теләде.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе югары квалификацияле профессор-укытучылар составына ия, бай уку-методик, фәнни-китапханә фондына ия, кафедраларда уку процессы заманча дәрәҗәдә оештырылган, өстәмә һөнәри белем бирү функцияләрен уңышлы башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International