Сугыш елларында Татар АССРның ветеринария эшчәнлеге

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Сугыш елларында, авыр хәлгә карамастан, ТАССР терлекчелеге бик тиз үсә. Хуҗалыклар 59 млн.бот ит, 200 млн. литр сөт һәм ярты миллионнан артык бот йон тапшырган. Сугыш елларында тизләтелгән алты айлык курсларда ветфельдшерлар (600 кеше) һәм район зоовет участокларында ветсанитарлар (1000 дән артык кеше) әзерләнә. Фәнни-гамәли ярдәм күрсәтү өчен районнарга в.фейтингеймер, в.Чагин, н. Глебов, м. Сметкин, п. Мещеряков һәм И. Трофимов кебек белгечләр китә. Алар эпизоотик хәлне ачыклау өчен фәнни экспедицияләр үткәргәннәр. Ул елларда уку йортларының эшчәнлеге киметелә. Мәсәлән, Буа ветеринария техникумы сугыш елларында нибары 48 ветфельдшер чыгарган. 1944 елда Алабуга өлкәсе ветфельдшерлар мәктәбе ачыла, ул вет белгечләре сафларын шактый тулыландыра. Ләкин ветеринария табиблары аз калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International