1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан Восток-1 космик корабында совет очучы-космонавты Юрий Гагарин космоска китә һәм дөньяда беренче тапкыр Җир планетасын орбиталь әйләнеп чыга. Беренче космик сәяхәт 108 минут дәвам итә. Гагарин очканчы, космоста космонавт-этләр булганын беләбез. Белка һәм Стрелка (Капля һәм Вильна) 1960 елның 19 августында Спутник — 5 совет корабында космоска очучы космонавт-этләр. Очыш 25 сәгатьтән артык дәвам итә. Бу вакыт эчендә кораб Җир тирәли 17 тулы әйләнеш ясаган. Белка һәм Стрелка орбиталь космик очыш ясаган һәм җиргә уңышлы кайткан беренче хайваннар булалар. Затлы очыш бәйрәме, дан һәм уңыш бәйрәме, Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне белән!