Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов эш визиты белән Мөслим районында булды. Эш сәфәре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен биологик яклау чараларын уздыру кысаларында терлекчелек комплекслары белән танышу максатларында оештырылды. Эш сәфәре барышында ул Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре белән очрашты.