Бүген Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының Х Пленумы узды. Көн тәртибендә берничә мөһим мәсьәлә каралды, шул исәптән профсоюзларның республика комитетының 2023 елдагы эшчәнлеге, профсоюз органнарының профсоюз оешмаларын оештыру - кадрлар белән ныгыту буенча бурычлары, профсоюз бюджетының 2023 елдагы үтәлеше турындагы хисап.