Бүген Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов «Сария Био-Индастрис Волга»компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары территориясендә биологик калдыкларны җыю һәм утильләштерү мәсьәләләре тикшерелде.