Казанда бал фестивале узды

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

9 февральдә «Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү  ФДБМУдә   «Казан-2024» бал фестивале узды. Республика умартачылары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Бу елның үзенчәлеге шунда,  республика умарталыклары балларыннан тыш, Кырым  һәм Беларусь Республикаларыннан да баллар килгән. Эксперт комиссиясе әгъзалары балны органолептик күрсәткечләр буенча бәяләделәр.  
Институт ректоры Николай Титов, быел республика умартачылары дегустациягә 50дән артык бал  үрнәкләре тәкъдим иттеләр, дип  билгеләп үтте. 
Эксперт комиссиясенең сайлап алу нәтиҗәләре буенча, иң яхшы бал паспортлаштырылган умарталыкларда алынган, дип билгеләнгән, болар:  К.В. Усанов  (Биектау районы), Л.М. Зәкиева (Биектау районы), Л.Ф. Насыйбуллина (Мамадыш районы), Р.К. Гатауллина (Питрәч районы), М.М. Исхакова (Чүпрәле районы), А.А. Бохон (Лаеш районы), Г. Д. Киселева (Кырым Республикасы) һәм Д.С. Верушевский (Беларусь Республикасы).
Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде, калган умартачылар фестивальдә катнашучылар  дипломнарын алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International