2024 елның 9 февралендә Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов 2023 елга хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар ясау һәм 2024 елга бурычлар кую буенча фермерлар конференциясендә катнашты һәм терлекчелек предприятиеләренең биологик куркынычсызлык чаралары турындагы нотык белән чыгыш ясады.