Котлыйбыз!

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген «ТатАгроЭкспо 2024» АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегиянең киңәйтелгән утырышы ахырында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, алар арасында ветеринария өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Чишмә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш ветеринария табибы Әхмәтов Илназ Ирек улына «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем бирелде.Актаныш районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International