Бүген «ТатАгроЭкспо 2024» АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «ветеринария»темасына түгәрәк өстәл узды. «Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең Биологик иминлеге» темасына нотык белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нургали улы Ногманов чыгыш ясады.