2024 елның 29-31 гыйнварында Казан Экспо МВЦда «ТатАгроЭкспо»АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов «ТатАгроЭкспо 2024»АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды. 3 көн эчендә бөтен Россиядән 200дән артык компания 30 мең м2 мәйданда авыл хуҗалыгы техникасын, нәтиҗәле терлекчелек, үсемлекчелек өчен җайланмалар һәм чималны, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төргәкләү эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы эшлекле программаның төп вакыйгасы булачак.