Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә кыргый кабан санын җайга салу буенча кичектергесез чаралар күрү һәм эшчәнлекне координацияләү мәсьәләсе буенча төбәкара киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында дуңгызларның африка чумасы буенча эпизоотик вәзгыять, авыру таралуга юл куймау буенча күрелә торган чаралар, кыргый кабан санын җайга салу чаралары, республиканың аучылык җирләрендә кыргый Кабанны исәпләү методикасын куллану турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Ногманов Илдар Нургали улы сөйләде.