Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Районнардан фермерлар, АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы оешмалары, инвестиция компанияләре һәм холдинглар үз продукциясен республика халкына тәкъдим итә. 

Ярминкәләргә кергән барлык хайван һәм үсемлек продукциясе ике тикшерү уза: башта районнарда, ә аннан соң ярминкәләрдәге лабораторияләрдә. 
Һәр мәйданчыкта дәүләт ветеринария табиблары дежур тора.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2023 елның 23 декабренә кадәр эшләячәк дип планлаштырыла.

Әлеге чара «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу " дәүләт программасы кысаларында үткәрелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International