Россиядә сыерлар өчен яңа препарат теркәлгән

2023 елның 15 декабре, җомга

Россиядә эре мөгезле терлекләрдә матдәләр алмашынуы бозылуны дәвалау һәм профилактикалау өчен билгеләнгән яңа ветеринария препараты Кабуфол теркәлгән.

Бу ветпрепаратны НИТА-ФАРМ компаниясе эшләгән.

 "Кабуфол" - бутафосфан белән көчәйтелгән кальций, магний һәм фосфор комплексы, компонентларның көчле синергетик эффекты белән. Мондый матдәләр комбинациясе бозылуларны профилактикалау һәм сыерларны тиз арада тергезү, гипокальциемияне дәвалау һәм яшь терлекләрдә матдәләр алмашынуы бозылу авыруларын профилактикалау өчен билгеләнгән», – дип хәбәр иттеләр компаниядә.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, препарат составындагы актив матдәләр организмның тискәре һәм стресс факторларына каршы торучанлыгын арттырырга, аналык тонусын нормальләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International