Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышы.

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов технологик, техник чаралар булдыру, автоматлаштыру, роботлаштыру, җитештерүне интеллектуальләштерү максатларында цифрлы технологияләрне кертү турында доклад белән чыгыш ясады. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International