Бүген "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясендә "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү"программасы буенча онлайн-конференция узды.
Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасында караучысыз хайваннар санын җайга салу турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов чыгыш ясады.