Быел октябрь азагына эре мөгезле терлек саны 2022 елның октябре белән чагыштырганда 1,7% ка кимегән, Росстатның Россиянең социаль-икътисади хәле турындагы докладыннан күренгәнчә.
2023 елның октябрь ахырына барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре хуҗалыкларында сыерлар саны, Росстат исәпләве буенча, 17,7 млн баш тәшкил итә, бу узган елның тиешле датасы белән чагыштырганда 1,7% ка кимрәк. Шул исәптән сыерлар октябрь ахырына 7,7 млн баш булган, бу 2022 елның октябренә караганда 1,4% ка кимрәк.
Ә менә Россия хуҗалыкларында дуңгызлар саны арта. Октябрь ахырына 28,7 млн дуңгыз исәпләнә, бу 2022 елның октябренә караганда 1,5% ка күбрәк.
Сарыклар һәм кәҗәләр саны 1,6% ка кимегән, октябрь ахырына вак мөгезле терлекләр саны 21,4 млн тәшкил иткән.
2023 елның октябрендә 2022 елның октябре белән чагыштырганда тере авырлыкта терлек һәм кош-корт җитештерү 3,7 процентка, сөт җитештерү 4,7 процентка арткан. Ә менә йомырка җитештерү 1,2% ка кимегән.
2023 елның гыйнвар – октябрь айларында 1 сыерга сөт саву 7188 килограмм тәшкил иткән, 2022 елның гыйнвар – октябрь айларында 6838 килограмм булган. Тавыкларның йомыркалылыгы 260 данә йомырка тәшкил итә, ә бер ел элек 262 данә.
2023 елның ноябрь башына авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 шартлы баш терлеккә исәпләгәндә терлек азыгы белән тәэмин ителеш узган елның тиешле датасына караганда 8,4% ка югарырак.