Аларны үрчетү, үстерү һәм сату өчен куяннарны тотуның яңа ветеринария кагыйдәләрен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы раслады.
Документ 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк һәм 2030 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Яңа ветеринария кагыйдәләре белән хокукый актларның рәсми порталында танышырга мөмкин.
Документ куяннарны тоту шартларына, карантинга, мәҗбүри профилактик һәм диагностик чараларга таләпләр билгели. Бу нормалар куяннарны шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында, шәхси эшмәкәрләр, эре авыл хуҗалыгы оешмалары һәм җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә үрчетүгә кагылачак.