Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «барлык төр хайваннарга ветеринария ярдәме күрсәтү»программасы буенча белгечләр укытыла башлады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыгуллин курслар ачылышында катнашты, укучыларны сәламләде һәм барысына да уңышлы укуларын теләде.