Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдиновка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.
Хөрмәтле Алмаз Гаптраупович!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы исеменнән сезне котлыйбыз!
Төбәкнең Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешегезнең шундый югары дәрәҗәдә бәяләнүенә без чын күңелдән шат. Лаеклы бүләк белән котлауларыбызны кабул итегез. Сезнең авыр фидакарь хезмәтегез аеруча фидакарьлек, җаваплылык таләп итә һәм иң тирән хөрмәткә лаек. Сезгә чын күңелдән эштә тагын да югарырак күрсәткечләр, шулай ук сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!