Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында доклад белән чыгыш ясады

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов «Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү турында», «Татарстан Республикасында хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында доклад белән чыгыш ясады.

Закон проекты «Татарстан Республикасында хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнде. 

Закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына хайваннар белән хуҗасыз мөгамәлә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда чаралар оештыру вәкаләтләрен беркетергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International