Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Ногманов Илдар Нургали улы Питрәч районында булды, РГВО коллективы белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә җитештерү мәсьәләләре, эпизоотиягә каршы чараларны үтәү, хайваннарны карантинлау, хайваннарны теркәү һәм маркировкалау системасында яңа версиядә эшләү мәсьәләләре күтәрелде.