Республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2023 елның 21 октябре, шимбә

Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

Аларның максаты-республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек ихтыяҗның азык-төлек товарлары белән тәэмин итү.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов Казан шәһәренең ярминкә мәйданындагы сәүдә рәтләрен карады.

Ярминкә мәйданында урнашкан күчмә ветеринария лабораториясендә продукциянең сыйфаты һәм ветеринария экспертларының эше белән кызыксынды.

Һәр мәйданчыкта дәүләт ветеринария табиблары дежур тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International