Ведомство карамагындагы учреждениеләр белән киңәшмә үтте

2023 елның 20 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ведомство карамагындагы учреждениеләр белән киңәшмә узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов рәислегендә узды.

 Киңәшмә барышында ветеринария берләшмәләренең эшчәнлегенә анализ ясалды һәм 3 квартал эшенә йомгак ясалды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Нургали улы Ногманов, Габделхак Госман улы Мотыгуллин, идарә белгечләре; район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, бухгалтерлары, эпизоотологлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International