Районнардан фермерлар, АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы оешмалары, инвестиция компанияләре һәм холдинглар үз продукциясен республика халкына тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов Казан шәһәренең ярминкә мәйданындагы сәүдә рәтләрен карады.
Ул продукциянең сыйфаты һәм ветеринария экспертларының ярминкә мәйданы территориясендә урнашкан күчмә ветеринария лабораториясендә эшләве белән кызыксынды.
Ярминкәдә катнашучылар өчен таләпләрнең берсе — продуктларның югары сыйфатын саклау.
Ярминкәләргә кергән барлык хайван һәм үсемлек продукциясе ике тикшерү уза: башта районнарда, ә аннан соң ярминкәләрдәге лабораторияләрдә.