4-5 октябрьдә Казан Агросәнәгать паркы базасында Татарстан Республикасы ветеринария-санитария экспертлары өчен онлайн-семинар узды.
Азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын саклау максатыннан, Казан ветеринария берләшмәсенең ветеринария-санитария экспертлары тикшеренү методикаларын күрсәттеләр.
Онлайн-семинар ачылышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нургали улы Ногманов чыгыш ясады.
Әлеге чара «2023 елны ветеринария-санитария экспертизасы елы дип игълан итү турында»проекты кысаларында узды.