Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге Мәскәү өлкәсенә эш визиты белән килгән делегация 2 нче (Мытищи шәһәре) һәм 5 нче (Домодедово шәһәре) Өлкә территориаль ветеринария идарәләре объектларында булды.
Кабул итүче як кунакларга Мәскәү өлкәсендә ветеринария эшен оештыру, ветеринария өлкәсендәге эшчәнлекнең төп юнәлешләренең агымдагы торышы, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эше турында җентекләп сөйләде.
Очрашу барышында ветеринария дәваханәләре эшчәнлеге һәм ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмат һәм практик тәҗрибә уртаклашу булды.
Кунаклар ветеринария учреждениеләренең заманча җиһазлар белән тәэмин ителешенең югары дәрәҗәсен ассызыкладылар, уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм оештыручыларга кызыклы чара өчен рәхмәт белдерделәр.