Атна вакыйгалары

2023 елның 22 сентябре, җомга

-Казанда Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы узды
Форум фәнни-техник тәҗрибә алмашу һәм импортны алыштыру мәсьәләләре турында фикер алышу өчен IT-өлкә вәкилләрен берләштерде.

2024 елда ишегаллары төзекләндереләчәк кешеләр белән очрашулар башланды
Алар Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Алабуга, Кукмара һәм Казанда уза.

-Әлмәт табиблары баш миендә шеш булган хатын-кызны коткарган
Хатын-кызның сәламәт тукымаларын зарарламыйча, шешне алып ташлаганнар.

-Татарстанда барлык социаль объектлар җылылык сезонына әзер 
Әзерлек паспортлары күп фатирлы йортларның 99,7%ына алынган. Җылылык бирү чорына кадәр ремонт, чистарту эшләре һәм җылылык системаларына опрессовка үткәрелде.

-Бу ялларда узачак чаралар
23 сентябрьдә Түбән Камада шәһәрнең 57 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. 23-24 сентябрьдә Казанда «ГОРОД-RE’ACTOR» бөтенроссия креатив индустрияләр фестивале узачак.

-Казан "Стрела" регби клубы беренче тапкыр Россия Кубогы иясе булды
Команда Красноярскның «Кызыл Яр» командасы 23:12 исәбе белән җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International