Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә форматында ведомство карамагындагы учреждениеләр белән Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү күрсәткечләрен анализлау мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов үткәрде.