Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре «Милләтләр кроссы – 2023»Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар.
Милләтләр кроссы Россия Федерациясендә иң массакүләм спорт вакыйгасы, ул ел саен илебезнең барлык шәһәрләрендә миллионнан артык йөгерү сөючене берләштерә.
Чараның төп максатлары-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Россия гражданнарын физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү.