Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 150 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе исеменнән башлык Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов чын күңелдән котлау сүзләрен җиткерде.
Академиянең юбилее белән котлыйбыз һәм чын күңелдән әлеге югары уку йортының үз эшенең тагын бик күп искиткеч һәм талантлы белгечләрен чыгаруын, академия диварларында укытучыларның һәрвакыт үз — үзләрен тулысынча тормышка ашыру мөмкинлеге булуын, ә студентларның кирәкле белем алу һәм искиткеч тәҗрибә туплау мөмкинлеге булуын телибез.