Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Ветеринария хезмәткәре көне белән котлавы

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

31 августта ветеринария табиблары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр!

Барлык коллегаларымны: ветеринария табибларын, фельдшерларны, санитарларны, ветеринария инспекторларын чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.

Көн саен ветеринария хезмәте белгечләре җаваплы участокларда: ветеринария пунктларында һәм клиникаларда, авыл хуҗалыгы җитештерүендә, фәнни-тикшеренү оешмаларында, зоопаркларда, циркларда, ат спорты комплексларында, дельфинарийларда-кечерәк кардәшләребезгә медицина ярдәме кирәк булган һәр җирдә эшлиләр.

Ветеринария белгечләре азык-төлек һәм биологик куркынычсызлык гаранты булып хезмәт итәләр, хайваннардан алынган азык-төлекнең сыйфатын күзәтәләр.

Татарстан дәүләт ветеринария хезмәтенең һәрвакыт эштә максималь нәтиҗәле күрсәткечләргә омтылуын телим. Безнең республикада тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә югары планка билгеләнгән. Һәм без аны төбәкнең эпизоотик, биологик, азык-төлек иминлеген тәэмин итү өлкәсендә тотарга тиешбез.

Барыбызга да иминлек телим: илдә, республикада, эштә һәм гаиләдә. Безнең ветеринария хезмәте чәчәк атсын!

Иң яхшы теләкләр белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International