Республика халкын төп дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!
Бу истәлекле көн патриотизм, хезмәт сөючәнлек, Күпмилләтле Россия һәм туган республика традицияләренә хөрмәт кадерен белгән барлык татарстанлыларны берләштерә.
Татарстан Россиянең яңадан торгызылуына, аның бердәмлеген саклауга һәм рухи байлыгын үстерүгә зур өлеш кертә.
Бу көннәрдә без Татарстан Республикасында яшәүчеләргә Ватан файдасына иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез.
Татарстанның күпмилләтле халкына иминлек һәм тынычлык, аның яхшы традицияләрен ныгытуда алга таба уңышлар телибез.