Атна яңалыклары

2023 елның 18 августы, җомга

Казанда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узды
Анда узган уку елы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

 Татарстан районнарында илкүләм проект кысаларында сәламәтлек саклау объектлары ремонтлана
Бөгелмә районында табиблык амбулаториясен яңарттылар, ә Азнакай районында - Үзәк район хастаханәсе каршындагы сырхауханә бинасын ремонтладылар.

 Апас муниципаль районында аккошлар коткарылган
Кошларны Шыгай авылы халкы тапкан, ә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре аларны элек яшәгән сулыкларына кире кайтарган.

 Республиканың кайбер хуҗалыклары урып-җыюны тәмамлаган
Арча һәм Чүпрәле муниципаль районнарыннан берничә предприятиесе үз кырларындагы ашлыкны суктырып бетергән.

 Яшел Үзәндә коткару хезмәте хезмәткәрләре хөрмәтенә мурал барлыкка килде
Мурал ясау фикере Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды башлыгы Зөфәр Хәлиуллинныкы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International