Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ветеринария өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы эше өчен Биектау районының «Татарстан» агрофирмасы «ҖЧҖ Баш ветеринария табибы Аббазов Мидхәт Мирват улына «РФның атказанган ветеринария табибы» исемен бирде.
Тиешле указ хокукый актларның рәсми порталында пәйда булды.