Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Лаеш муниципаль районындагы Баш ветеринария идарәсе белгечләре хайваннарны идентификацияләү, аларны исәпкә алу һәм кирәкле документларны электрон яки басма формада алу мөмкинлеге бирә торган укыту үткәрделәр.
Системаның төп максатлары: Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарын, кошларны һәм бал кортларын исәпкә алуны тәэмин итү, хайваннарның сәламәтлек торышын мониторинглау, хайваннарның һәм хайваннардан алынган продукциянең ил эчендә һәм хуҗалары үзгәргәндә күчүен күзәтү.