Хайваннарның аеруча куркыныч авыруларына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары-министр Марат Азатович Зяббаров рәислегендә хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды.

Утырышта ВКС режимында район администрацияләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, эре мөгезле терлек асрау предприятиеләренең дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, хайваннар һәм кошларны сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, Россельхознадзор һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов эпизоотик вәзгыять һәм хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын кисәтү чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International