Атна вакыйгалары

2023 елның 14 июле, җомга

Мамадыш районында республика «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак
Кунакларны бу шимбәдә 16.00 сәгатьтә Җөри авылына чакыралар. Чарада «Керәшен чибәре» еллык матурлык һәм талантлар бәйгесе булачак.

 Биектау районыннан күп балалы гаилә «Идел буеның уңышлы гаиләсе-2023» округ конкурсында җиңде
Алексей һәм Лия Камашевлар бергә 16 елдан артык бергә яшиләр һәм тугыз бала тәрбиялиләр.

 Әгерҗе районында көчле давыл нәтиҗәләрен юкка чыгардылар
Торак пунктларда транспорт элемтәсе тулысынча торгызылган, торак йортларга электр энергиясе бирелгән.

 Татарстан Экология министрлыгының дала лачының популяциясен торгызу турындагы проекты «Бәллүр компас» премиясе өчен көрәшә
Проект өчен 31 июльгә кадәр https://rus-compass.ru/projects/8168/ сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.

Татарстанда пенсионерларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту проектын эшләделәр
Проект «Алтын еллар - Золотые годы» исемен йөртә, расланганнан соң ул 2023 елдан 2025 елга кадәр гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International