Сугыш елларында, авыр хәлгә карамастан, ТАССР терлекчелеге бик тиз үсә. Хуҗалыклар 59 млн.бот ит, 200 млн. литр сөт һәм ярты миллионнан артык бот йон тапшырган.
Сугыш елларында тизләтелгән алты айлык курсларда ветфельдшерлар (600 кеше) һәм район зоовет участокларында ветсанитарлар (1000 дән артык кеше) әзерләнә.
Фәнни-гамәли ярдәм күрсәтү өчен районнарга в.фейтингеймер, в.Чагин, н. Глебов, м. Сметкин, п. Мещеряков һәм И. Трофимов кебек белгечләр китә. Алар эпизоотик хәлне ачыклау өчен фәнни экспедицияләр үткәргәннәр.
Ул елларда уку йортларының эшчәнлеге кыскартыла, мәсәлән, Буа ветеринария техникумы сугыш елларында нибары 48 ветфельдшер чыгара. 1944 елда Алабуга өлкәсе ветфельдшерлар мәктәбе ачыла, ул вет белгечләре сафларын шактый тулыландыра. Ләкин ветеринария табиблары аз калды.
Балык Бистәсе районы терлекчелеген ветеринария табибы Г.Казакова, Кызыл Юлдуз районы ветеринария табиблары а. Тельцов һәм А. Дмитриева хезмәтләндерә. Башка районнарда да шундый ук хәл булган. Республиканың ветеринария хезмәте белән сугыш елларында Татар АССРның җирләр Халык Комиссариатының ветеринария идарәсе начальнигы п.Гаврилов (IX-1940—XI—1941) җитәкчелек итә. К.Мөзафаров (XII 194111943), и. Таняшин (Ш 1943 IX 1944) һәм А. Смирнов (19441953).
Ветеринария иминлеген тәэмин итүгә ветеринария табиблары п.Балашов, П.Глухов, Г.Казакова, к. Мөзафаров, с. Поличев, М. Реутов, А. Смирнов, и. Светлов, М. Севрюгина, Д. Сиднев, и. Таняшин, А. Тренин, и. Максимов, Н. Мөхәммәтҗанов, З. Корягина, шулай ук ветеринария фельдшерлары о. Афанасьева, о. Мухин, А. Сәлимов, Н. Елистратова һәм башкалар.