Ветеринария академиясендә ветеринария һәм санитария экспертлары өчен әзерлек курслары башланды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Бүген Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария һәм санитария экспертлары өчен оештырылган әзерлек курслары башланды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белгечләр белән очрашты, укуларында уңышлар теләде.

Укулар барышында районнардан килгән ветеринария экспертлары терлекләрне ит комбинатына тапшыруга әзерләү мәсьәләләрен, терлекләрне суюга кадәр карау методикасын, терлек чалу технологияләре, терлек чалганда ветеринария-санитария контроле нигезләрен өйрәнәчәк.

Практик өлеш барышында ветеринария экспертлары шулай ук дезинфекция төрләре һәм ысуллары, терлек чалу өчен ит комбинатына терлекләрне кабул итү өчен озату документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча әзерлек узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International