2022 елның 1 мартыннан башлап, себер түләмәсенең чыганакларын бетерүне һәм бу авыруны булдырмауга юнәлдерелгән профилактика, диагностика, дәвалау, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыру, карантин һәм башка чикләүләрне билгеләү һәм бетерү буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керәчәк.
Яңа кагыйдәләр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2021 ел 23нче сентябрендә имзаланган 648 санлы боерыгы белән расланды. Әлеге боерык 29 октябрьдә басылып чыкты. Яңа төзәтмәләр кертелгән ветеринария кагыйдәләре 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2028 елның 1 мартына кадәр гамәлдә була. Документ белән хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында танышырга мөмкин.