Баш ветеринария идарәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган рәсем бәйгесе игълан ителде

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган рәсем бәйгесе игълан ителде. «Намуслы яшәргә кирәк!» темасы буенча узучы бәйге коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру һәм коррупция фактларына тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук балигъ булмаган балалар арасында хокукый культураны күтәрү максатында уздырыла.

Рәсем бәйгесендә катнашу бушлай. Бәйгене уздыру вакыты ел саен ноябрь аена билгеләнә. Ул 1нче ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык сораулар буенча кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенә 221-76-88 (эчке номер 7240) мөрәҗәгать итәргә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International