Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Йогышлы хайван авыруларның Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуын кисәтү буенча республика штабы” утырышында катнашты. Африка дуңгызлар чумасы буенча вазгыять турында фикер алышу буенча киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Шулай ук видеоконференция режимындагы киңәшмәдә районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шулай ук кошчылык хуҗалыклары вәкилләре катнашты.
Африка дуңгыз чумасы буенча вәзгыять турында Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россия Федерациясендә Африка дуңгызлар чумасы буенча киеренке вәзгыять саклана. Узган ел белән чагыштырганда вазгыятьнең начарлануы гына күзәтелә.
Хәзерге вакытта республикада дуңгыз чумасы буенча барлык чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Ләкин Идел буе федераль округы төбәкләрендә авыру очраклары теркәлүе зур куркыныч янавы турынла кисәтә. Хәзерге көндә Саратов, Түбән Новгород, Самара өлкәләре, Пермь крае, Марий Эл Республикасы һәм Чуваш Республикасы Африка дуңгыз чумасы авыруы буенча имин булмаган төбәкләр буларак игълан ителде.
Россия Федерациясендә ел башыннан бирле 228 учак теркәлгән, шуларның 151е йорт дуңгызлары арасында һәм 77се кыргый фаунада. Бүгенге көндә дуңгыз чумасы буенча карантин режимында өй дуңгызлары арасында 70 чыганак, 19 - кыргый кабаннар арасында, шулай ук 29 инфекцияле объект бар.
Ветеринария белгечләре кыргый кабаннар яки тере дуңгызлар белән инфекция таралудан тыш, Татарстан Республикасына вируслы продукция керүдән куркалар. Бүген зыян янаган предприятиеләр продукциясенең 9038 пробасы тикшерелде. Шулай ук Республика ветеринария лабораториясендә дуңгызлар һәм кыргый кабаннар арасында мониторинг уздырыла.
Ләкин Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, барлык ветеринария кагыйдәләрен намус белән үтәүгә караганда яхшырак бернинди мониторинг тикшеренүләре дә безне сакламый. Дуңгызчылык хуҗалыклары ияләренә иң зур киңәш, дуңгыз терлеген ябык урыннарда тотып, иреккә чыгармыйча, кыргй табигать белән контакт булдырмыйча асрау таләп ителә. Бүген үз хуҗалыгыңа инфекция кертмәс өчен урман-кырларга баруны туктатырга кирәк.
Йомгаклап әйткәндә, республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 23 меңгә якын дуңгыз бар, дуңгызчылык предприятиеләрендә 411 меңнән артык. Авыру гаять зур икътисади зыян китерә. Дуңгызчылык предприятиеләренең хезмәт күрсәтүче персоналы бик җаваплы булырга тиеш.