Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Чистай районында эшлекле сәфәрдә булдылар.
Биредә делегация район дәүләт ветеринария берләшмәсендә һәм ветеринария лабораториясендә булды. Алар шулай ук «Чурин П.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар. Әлеге хуҗалыкның уңышлары турында сөйләгәндә, бүгенге көндә биредә бер сыердан тәүлеклек савым 31 литр тәшкил итүен искәртергә кирәк.
Ветеринария белгечләре эш визиты барышында "Чистай - Агро" ҖЧҖнең Мөслим бүлекчәсен, "Агро Л" ҖЧҖне карадылар һәм "Чистай" Дәүләт атлар заводы атлар асрау белән шөгыльләнүче хуҗалыкта булдылар.