Алмаз Хисаметдинов район ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше нәтиҗәләр ясады

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Ирина Тарутина, Әлмәт, Лениногорск, Мамадыш муниципаль районнарының район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты. Киңәшмә барышында ветеринария берләшмәләрендә ветеринария-санитария экспертизасы эше турындагы анализ белән Ирина Тарутина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International