Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Биектау районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул биредә көзге эпизоотиягә каршы ветеринария чараларын үткәрү эше белән танышты, шулай ук участок ветеринария пунктлары эшенә дә күзәтү үткәрде.
Шулай ук Илдар Ногманов "Әсән" товар-сөт җитештерү комплексында булды һәм оешманың эшчәнлеге белән кызыксынды. Эшлекле очрашу барышында ветеринария белгечләре терлекчелек предприятиеларында мөгезле эре яшь терлекне тәрбияләү, саклап калу, сыерларда лейкоз авыруын кисәтү, районда терлекчелек тармагын үстерү сораулары буенча фикер алыштылар.