Савым сыерларын асраганда малларның сәламәтлеге торышын җентекләп күзәтеп торырга кирәк. Моңа сөт җитештерүчәнлек кенә түгел, сатуга җибәрергә мөмкин булган сөтнең сыйфаты да бәйле.
Мастит авыруы - сөт бизләренең иң киң таралган авыруы, шуның аркасында сыер озак вакытка гомуми көтүдән читләштерелергә мөмкин һәм аның сөте эчәргә яраксыз, шул сәбәпле сату өчен тыелган.
Авыруны кисәтү максатыннан ветеринария белгечләре даими рәвештә сөтне мастит авыруына тикшерәләр. Шулай ук район ветеринария лабораторияләрендә сөт анализы аркылы сыерларның буаз булу-булмавын да билгелиләр.
Фоторәсемдә Апас район ветеринария берләшмәсенең "Табар" Авыл хуҗалыгы предприятиесе ветеринария белгечләре.