Алмаз Хисаметдинов Минзәлә һәм Тукай районнарының терлекчелек хуҗалыклары эшчәнлегенә бәя бирде

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов эш визиты белән Минзәлә һәм Тукай районнарында булдылар.

Эш сәфәре барышында Алмаз Хисаметдинов Минзәлә районы хакимияте башлыгы Айдар Сәлахов белән очрашты һәм район ветеринария берләшмәләре эшчәнлеге белән танышты. Биредә рәсми кунаклар "Камский бекон" оешмасының һәм "Август Мөслим" авыл хуҗалыгы комплексының төзелеп килүче терлекчелек комплексында булдылар. Яңа терлекчелек предприятиеләре 6000 баш савым сыерга исәпләнгән. 

Тукай районында ветеринария белгечләре терлекчелек биналарының кышкы чорга әзерлеген тикшерде. Шулай ук Алмаз Хисаметдинов терлек азыгы әзерләү эше барган азык әзерләү цехларын да карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International