2022 елның 1 мартыннан Россиядә сарыклар һәм кәҗәләрдә була торган йогышлы нейрология авыруы, скрепи чире буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керә. Бу кагыйдәләр авыл хуҗалыгы министрлыгының 424 номерлы боерыгы белән расланган һәм 2028 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.
Сарыклар һәм кәҗәләрдә була торган әлеге авырудан терлекләрне дәвалау мөмкин түгел, бу чир үзәк нерв системасын зарарлап, төзәтеп булмаслык зыян сала. Скрепи авыруы баш санын 100 процентка киметүгә китерә, шуңа күрә хуҗалыкларга зур чыгымнар яный.
Авыруның хайваннарда күзәтелә торган билгеләре: неврологик тайпылышлар булу, хәрәкәт-координацияләре бозылуы, йөрүенең тотрыксыз булуы, гәүдәсе калтырау, тән тиресе кычыту, ябыгу һәм хәлсезлек. Хайваннарга кычытыну чире су һәм азык аша йогарга мөмкин. Шулай ук авыру сарыкларның бәрәннәре дә әлеге чир йоктырып туа. Шуңа күрә скрепи чирен кисәтү өчен хайван хуҗалары аларга ит-сөяк онын, аксым брикетларын ашатырга тиеш түгел, диелә үзгәрешләр кергән ветеринария кагыйдәләрендә.
Документ авыру учакларын бетерү һәм аның таралуын булдырмау өчен профилактик, диагностик һәм чикләү чараларына мәҗбүри таләпләрне билгели.
Әгәр диагноз расланса, авыру чыганагы ачыклаган очракта карантин озак вакытка кертеләчәк: ким дигәндә, 24 айга. Бу вакыт эчендә эпизоотик чыганактан кабул ителгән хайваннарны чыгару һәм хәтта аларны хуҗалык территориясенә күчерү тыела.
Скрепи авыруы шик астына алынганда, кәҗәләрне саварга ярамый, сарык һәм кәҗә тәкәләренең спермасын үрчетү өчен кулланырга ярамый. Моннан тыш, хуҗалыкка чит кешеләр килү, транспортка керү һәм чыгу (учакны бетерүдә катнашканнан тыш) тыела, авыру хайваннар белән элемтәгә кергәндә, азык алып чыгу һәм әзерләү рөхсәт ителми.
Авыруның клиник билгеләре булган хайваннарны сугымга җибәрергә кирәк. Хуҗалык территориясендә дезинфекция үткәрергә, авыру хайваннардан калган тиресне яндырыру зарур. Карантин туктатылганнан соң, хуҗалык тагын 18 ай имин булмаган хуҗалык буларак санала. Биредән хайваннарны чыгару, шулай ук сарык һәм кәҗәләрне үрчетү өчен алып керү һәм куллану тыела.