Габделхак Мотыйгуллин Фермерлар ассоциациясе президиумы һәм шурасының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады

2021 елның 2 марты, сишәмбе

2 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР Фермерлар ассоциациясе, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары президиумы һәм шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, крестьян һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы рәисләре катнашты.

Утырышны Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ачып җибәрде. Ул докладында Африка дуңгыз чумасы чире буенча мәгълүмат җиткерде һәм хайваннарда, кошларда иң еш очрый торган авырулар турында чыгыш ясады.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итүенчә, 25 март көнне республиканың фермерлар берләшмәсе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу фикерне дәвам итеп чыгыш ясаган Камияр Байтемиров та: “30 ел –ул үзе бер гомер, шушы утыз ел дәвамында фермерлар хәрәкәте хөкүмәт, дәүләт һәм президент ярдәме белән үсте”, - дип белдерде.

Утырышта әйтелгәнчә, республиканың Тукай районында «Круговорот» лагере базасында яшь авыл хуҗалыгы белгечләре өчен профильле сменалы лагерь ачылачак. Лагерьда катнашу өчен сораулары булган кешеләргә Фермерлар ассоциациясенә 8(843)292-20-71 номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

Утырыш фермерлар һәм крестьян хуҗалыкларын “Алтын көз – 2020” 22нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International